+23 °С
Болытлы
Google, Amazon һәм Instagram* (Meta Platforms Inc проекты, аның эшчәнлеге Русиядә тыелган) телефоннарны тыңлау технологиясен тәкъдим итүче Cox Media Group компаниясе хезмәтләреннән кулланган.
Бу технология кешеләрнең телефон янында сөйләгән сүзләрен “укый” һәм исендә калдыра. Шуннан нейрочелтәрләр мәгълүматны сортировкалый һәм реклама бирүчеләргә җибәрә. Кулланучының смартфонында аның күптән түгел генә гаджет янында сөйләгән нәрсәнең рекламасы чыга.
Сезнең телефоныгыз шулай "кыланганы" бармы?