Нефтекамада 11 сыйныфта укучы кыз, тукталышын үтеп киткәнен аңлагач, хәрәкәт иткән автобустан сикереп төшеп калган. Әле ул авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәдә.
Лицейда укучы 17 яшьлек кыз аварияле чыгу төймәсенә баскан һәм ишек ачылу белән салоннан сикереп төшкән. Водитель ханым ачык автобус ишегенә игътибар иткән, аны япкан һәм арытаба кузгалып киткән. Хатын сүзләренчә, пассажирлардан беркем дә аңа нәрсә булганын әйтмәгән.
Үсмер кызны ашыгыч ярдәм нейрохирургия бүлегенә госпитализацияләгән, ул аек булган.
Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.