Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 сентябрь 2024, 09:54

Учалыда балага эт ташланган

Учалы районында эт балага ташланган. Маэмай хуҗасы белән йөргәндә узгынчы кыз балага ташланган. Эт кыз баланың ботын тешләгән, нәтиҗәдә аның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.

Учалы район судының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, маэмай һөҗүменнән каза күргән як 150 мең сум күләмдә компенсация түләтүне таләп иткән. Дәгъва өлешчә генә канәгатьләндерелгән.

Суд процессында катнашучыларны тыңлагап һәм эш материалларын тикшереп, суд прокуратураның дәгъва таләпләрен өлешчә  канәгатләндергән. Ул  җавап бирүчедән җәрәхәтләнгән бала файдасына 25 мең сум күләмдә әхлакый зыян компенсация түләткән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: