Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 сентябрь 2024, 11:57

Белоретта бүреләр авыл халкына тынгы бирми (ВИДЕО)

Аллаһ сакласын!

vk.com/ppzilim
Фото:vk.com/ppzilim

Белорет районында бүреләр активлашкан. Кыргый җәнлекләр сарыкларны хатын-кызлар һәм балаларның күзл алдында ботарлый. Соңгы 14 елда мондый хәлләр беренчегә очрый, ди авыл халкы.

Ике атна элек Югары Арша авылында яшәүче хатын бүреләрне күргән. Әллә ни игътибар итмәгән, тирә-якта урман бит. Әмма күп тә үтми җирле үсмерләр  ботарланган терлекләрне күргән, малларның калдыклары янында яңа гына тамак туйдырган бүреләр дә булган. Балалар качып өлгергән. Шул көннән алып бүреләр авыл тирәли төнлә дә, көндез дә йөри. Аптыраган авыл халкы аучыга мөрәҗәгать иткән. Ул ана бүрене аткан, әмма проблема хәл ителмәгән, кискенләшкән генә. Кыргый җәнлекләр күбәйгән – ерткычларның очлы тешләреннән 20гә якын сарык җәрәхәтләнгән. Әлегә җирле халык бу бәла белән үзаллы көрәшә. Мәсәлән, үсмерләр бүреләргә петардалар ата, ә машина йөртүчеләр клаксон тавышлары белән куркыта. 

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: