Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 сентябрь 2024, 21:17

10 яшьлек малай янгын чыккан фатирда бикләнеп калган

Янгыннан да куркынычрак бәла бармы икән ул...

Александр Невский урамындагы күпфатирлы йортның беренче катында ванна бүлмәсендә кер юу машинасы тоташтырылган розеткага  ут капкан.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләүләренчә, фатирда бу вакытта ялгызы булган 10 яшьлек малай югалып калмаган, ул 101 номерын буенча  янгын сүндерүчеләргә  шалтыраткан.

Малай белән элемтәгә чыккан диспетчер ванна ишеген нык кына итеп ябарга һәм тышка чыгарга киңәш иткән, әмма бала фатирдан чыга алмаган, чөнки ишекнең өске биге ачылмаган. Диспетчер элемтәдә булуын дәвам иткән телефон трубкасын куймаган килеш ул икенче бүлмәгә чыгып,тәрәзәне ачып тын алырга кушкан, кызганычка каршы, тәрәзәдән чыгу мөмкинлеге дә булмый, чөнки анда рәшәткәләр урнаштырылган.

Бәхеткә, бу вакытка инде янгын сүндерүчеләр килеп җиткән, алар ишек аша фатирга кереп, янгынны сүндергәннәр һәм малайны коткарганнар. 

Чыганак: bashinform.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: