Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2024, 15:00

Әһә, бу нәрсә? Кабып карарга кирәк!

Магнит, батареялар һәм башка чит предметлар зыян салган урыннарда яман шеш барлыкка килергә мөмкин.      

Әһә, бу нәрсә? Кабып карарга кирәк!
Әһә, бу нәрсә? Кабып карарга кирәк!

Магнит, батареялар һәм башка чит предметлар зыян салган урыннарда яман шеш барлыкка килергә мөмкин.

 

 

Сабый бала тәпи киткәч шатлыкның чиге булмый.  Ләкин аның борчыган икенче ягы да бар – сабый мүкәйли башлагач та, тәпи киткәч тә тузан суырткычка әвереләме әллә? Әйе, алар ни күрсә, шуны эләктереп авызга кабарга оста.  Бу эш еш кына җитди мәсьәләләр тудыра һәм табибка мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Табиблар балалар эчендә нинди генә табылдыкларга тап булмый, санап бетергесез.

 

Табиблар балаларның эченнән энәләр, флешкалар, кадаклар, магнитлар, күз тиюдән саклаучы амулетлар һәм сувенир тәңкәләр чыгара. Иң еш ярамаган әйберләрне 3-6 яшьлек балалар йота. Табиблар, магнит һәм батареяларны йоту аеруча куркыныч, ди.

Бәхәстә җиңелеп, кадак йоткан

Күптән түгел социаль челтәрләрдә корсак куышлыгында аркылы яткан гаять зур кадак сурәтенең рентген фотографиясе таралды. Гадәттән тыш хәл Әлмәттә 3 яшьлек малай белән булган: уен вакытында ул кадак йоткан һәм бу хакта әнисенә әйткән.

Баланы балалар хастаханәсенә алып килгәннәр, тикшерү вакытында кадакның уникеилле эчәктә булуы ачыкланган. Табиблар аны ашказанына «этеп чыгарган», ә аннары шуннан алганнар.

Сабыйларның һәм өлкәнрәк балаларның кадаклар һәм энәләрне йотулары сирәк күренеш түгел.

Бервакыт бер яшүсмер малай дуслары белән «кадак йотам» дип бәхәсләшкән, һәм моның өчен аңа берничә мең сум акча бирергә вәгъдә иткәннәр. Ул кадакларны йоткан, моның өчен аңа беркем дә акча бирмәгән, кадаклар стационарда күзәтү астында организмнан үзләре чыкты. Энә һәм кадаклар белән хәл шундый: алар никадәр генә куркыныч күренмәсен, әгәр ашказаны белән уникеилле эчәкне узсалар, кагыйдә буларак, тышка үзләре табигый юл белән чыгалар.

Табиблар магнит һәм батарея ише әйберләр йоту аеруча куркыныч булуын әйтә.

Иң куркыныч тема – магнитлар. Шарлы магнитлы конструкторлар бар, һәм балалар бу магнит шарларын йоталар. Әгәр бер генә магнит эчкә эләксә, бу әле алай ук куркыныч түгел. Ә менә берничә булса, алар эчәклек аша үтү процессында бер-берсенә тартылалар, эчәклек өлешләрен бер-берсенә ябыштыралар, оксидлашып, эчәклектә тишек хасил итәләр.

Шулай ук безнең куркыныч дошманнарыбыз – кечкенә түгәрәк батареялар. Балалар корсагында гади батареяларны да очрата табиблар. Аларның зурлыгы балаларны куркытмый, алар, тәвә кошы кебек, барысын да йота. Батареялар тиз арада үңәчне, ашказанын пешерә. Аларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә алырга кирәк. Батареяны йоткан вакыттан алып тикшерүгә кадәр 2-3 сәгать үтсә, пешү җәрәхәте шактый зур була.

Соңгы елларда балалар иң күп йоткан әйбер – «Пятерочка» кибетләрендә бүләк итеп бирелгән 10 тиенлек тәңкә зурлыгындагы пластик тәңкәләр.

 

Аларны кечкенә сабыйларның гына түгел, өлкәнрәк – 5-6 яшьлек балаларның да эчендә табалар. Ни өчендер алар бу тәңкәләрне йота. «Нигә йоттың?» – дип сорауга, «белмим, йотасы килде» дип җавап бирә алар. Шул ук вакытта балалар һәрвакытта да булган хәл турында әти-әниләренә сөйләми.  5 яшьлек бер кыз джинс чалбардагы металл төймәне йоткан, беркемгә дә берни әйтмәгән. Ә бер айдан соң аны, йөткерүдән зарланып, поликлиникага алып киләләр. Рентген ясаганнар һәм үңәчтә эре чит әйбер күргәннәр, бу төймә өстенә инде тукыма үскән иде, аны алу бик авыр булды. Нәтиҗәдә кызның үңәче тарайган, аны киңәйтергә туры килә, ди хирурглар. Табиблар балалар эченнән һәм сулыш юлларыннан алынган барлык табылдыкларны коллекция итеп җыя, кыйммәтле алкалар һәм балдаклар исә хуҗаларына кайтарыла. Коллекциядә бөтенләй гадәти булмаган предметлар да очрый. Мәсәлән, 4 яшьлек баланың эченнән флешка алганнар. Предметларны эндоскоп – көпшә ярдәмендә чыгаралар, кайчакта бу – наркоз астында, кайчакта наркозсыз башкарыла.

 

Чикләвек – балалар ризыгы түгел

Ашарга яраклы әйберләр дә балалар өчен куркыныч булырга мөмкин. Мәсәлән, сабыйлар еш кына чикләвек һәм көнбагыш белән тыгыла, бу продукт кисәкләре бронхларга, трахеяга эләгә ала.

Кечкенә балаларга чикләвек бирмәгез. Беренчедән, бу – көчле аллерген, икенчедән, арахис бала өчен бернинди туклыклы үзлекләргә ия түгел.

Икенче очракта 3 яшьлек малай пилмән белән тыгылган. Ул ашап утырганда, кемдер ишеккә шалтыраткан, бала урындыктан сикереп торган һәм пилмән сулыш юлларына эләккән. Ниндидер могҗиза белән аны хастаханәгә кадәр китереп җиткергәннәр, аның бөтен трахея юлы тулысынча фарш белән тыгылган була. Бу вакыт эчендә ул ничек сулаган, аңлашылмый. Бәхеткә, исән-имин калган.

 

Табиблар кисәтә: бала организмына кергән чит предметны уңышлы алсалар да, бу гадәттән тыш хәл эзсез генә узмаска мөмкин. Магнит, батареялар һәм башка чит предметлар зыян салган урыннарда яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә ата-аналарга балаларын игътибар белән күзәтергә кирәк.

Ничек кенә баналь булмасын, бу күңелсезлекләр ата-аналарның балаларын карап җиткермәүләре сәбәпле килеп чыга. Бездә бу өлкәдә кануннар да шактый йомшак, – дип саный табиблар. Көнбатышта, мәсәлән, баланың 3 тапкыр хастаханәгә эләгүеннән соң, билгеле бер вакыт дәвамында ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсен күтәрәләр. Аңлашыла, һәр нәрсәдә аек акыл булырга тиеш: бала егылмыйча гына йөрергә өйрәнмәячәк, әмма ата-аналар зур бәла-казаны кисәтү өчен һәрвакыт янәшәдә һәм уяу булырга тиеш.

 

Фото: dzen.ru, rutube.ru

Әһә, бу нәрсә? Кабып карарга кирәк!
Әһә, бу нәрсә? Кабып карарга кирәк!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: