Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 август 2024, 09:58

Казан аэропорты беспилотниклар хәвефе сәбәпле эшен чикләгән

Кайчан дөньялар тынычланыр икән?!.

Казанда  аэропорты беспилотниклар хәвефе сәбәпле эшен чикләгән
Казанда аэропорты беспилотниклар хәвефе сәбәпле эшен чикләгән

Казан аэропорты 28 август иртәсеннән һава судноларының очыш хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшкә вакытлыча чикләүләр кертте. Бу хакта Росавиациядә хәбәр иттеләр.

“Мәскәү вакыты белән 07.00 сәгатьтән Казан аэропортлары  вакытлыча рейсларны кабул итүне һәм озатуны туктатып тора”, – дип хәбәр итә Росавиация. Экипаж, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча барлык чараларны күрә, бу аларның  өстенлекле эше.

Рәсми сәбәпләрне атамыйлар. Әмма SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, бу  БПЛА һөҗүме белән бәйле булырга мөмкин. 

Чыганак: ura.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: