Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 август 2024, 10:32

Иномарканы үткәрмәгән "ашыгыч ярдәм" кырыйга ауган

Нәтиҗәдә өч кеше дәваханәгә эләккән.

Кичә кич Уфаның Бакалы һәм Менделеев урамнары киселешендә  “ашыгыч ярдәм” “Газель” машинасы белән Renault Duster бәрелешкән. “Ашыгыч ярдәм”нең 43 яшьлек водителе, светофорда туктап тормаска уйлап, махсус маячокларын кабызган, әмма юл чатында иномарка белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә “Газель” кырыйга ауган.

Rеnault Duster-ның пассажирлары – 31 яшьлек хатын һәм аның 5 яшьлек кызы имгәнгәннәр, аларны дәваханәгә озатканнар.

“Ашыгыч ярдәм” машинасында 22 яшьлек фельдшер белән 75 яшьлек авыру хатын җәрәхәтләнгән.

Юл полициясе һәм махсус хезмәтләр авария урынына килгән.

Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында югарыда язылган юл һәлакәте нәтиҗәсендә каза күргәннәрнең хәле турында хәбәр иттеләр.

“Бакалы һәм Менделеев урамнары киселешендә теркәлгән авария нәтиҗәсендә өч кеше дәваханәгә озатылган. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә”, – диелә ведомство хәбәрендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: