Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 август , 20:50

Яралы хезмәттәшләрен сугыш кырыннан алып чыга

"Азэ" үз гомере белән санлашып тормый...

https://vk.com/marat.iskuzhin
https://vk.com/marat.iskuzhin

Күгәрчен районы Бикеш авылында туып-үскән “Азэ” позывнойлы егет “Һәлак булганнарны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.

“Азэ” – контрактчы, махсус хәрби операция зонасында ул инде елдан артык хезмәт итә. Хезмәткә киткәндә ул әнисенә аның белән һичшиксез горурланачагын әйтә”, – дип язган үзенең Вконтакте социаль челтәрендә район хакимияте башлыгы Марат Искужин.

“Һәлак булганнарны коткарган өчен” медале гадәттән тыш хәлләрдә һәм гомер өчен куркыныч булган башка шартларда кешеләрне коткарган өчен бирелә. “Азэ”, чыннан да, үз гомерен куркыныч астына куеп, яралы хезмәттәшләрен сугыш кырыннан алып чыга.

“Героебызны югары бүләк белән котлыйбыз. Улларын тәрбияләгән өчен әти-әнисенә түбәнчелек белән баш иябез. Горурланабыз!” – ди Марат Искужин.

https://vk.com/marat.iskuzhin
https://vk.com/marat.iskuzhin
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: