Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 август , 11:42

Стәрлетамактагы янгында җәрәхәтләнгән икенче эшче һәлак булган

Гаиләсе өчен нинди зур кайгы...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  БР буенча Баш идарәсеннән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсеннән.

Республиканың пешүләр үзәгендә Стәрлетамак нефть эшкәртү заводының газүткәргечендә чыккан янгыннан соң икенче каза күргән ир-ат һәлак булды. Бу хакта БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.

Кичә көндез дәваханәдә Стәрлетамактагы ЧП нәтиҗәсендә каза күргән беренче эшченең гомере өзелгән иде. Шулай итеп, янгын корбаннары саны ике кешегә җитте...

Исегезгә төшерәбез, ул вакыйгада өч кеше җитди җәрәхәтләнде. 44 яшьлек Илдар, 50 яшьлек Денис һәм 36 яшьлек Евгений.  Аларда пешүләр, ингаляцион җәрәхәтләр, яну продуктлары белән агулану, термик шок теркәлгән иде. Өчесенең дә хәлен табиблар  бик авыр дип бәяләгән иде.

Торба үткәргечендә янгын 19 августта теркәлде. Башкортстан буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, аның сәбәбе –  торбаларның герметиклыгы бозылып, газ чыгып яту. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: