Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 август , 21:35

4 миллион сумны аферистларга күчергән

Ир мошенниклар белән аралашуына ахырга кадәр ышанмаган.

4 миллион сумны аферистларга күчергән
4 миллион сумны аферистларга күчергән

Уфада яшәүче мошенниклар белән аралашканнан соң 4 миллион сумнан артык акчасын югалткан.

Якынча мәгълүматлар буенча, ирнең мессенджерына кадрлар бүлеге директоры урынбасарыннан хәбәр килгән. Анда документлар белән проблемалар килеп туды һәм аларны хәл итү өчен аның белән элемтәгә керәчәкләр диелгән. Шуннан соң уфалы белән, янәсе дә, финанс мошенниклык өлкәсендә махсуслашкан хокук саклау органнары хезмәткәре шалтырата. Ул хәзерге вакытта, имеш тә, банк хезмәткәрләре законсыз рәвештә акча күчерү өчен ялган документлар буенча кредитлар рәсмиләштерә, дип аңлата, һәм аның паспорты сурәтен җибәрә. Мошенниклар бу хәлдән  чыгу юлын тәкъдим иттеләр: кредитны каплау өчен яңасын рәсмиләштерергә кирәк. Уфалы күрсәтмәне үти һәм 1,6 миллион сумнан артык акчаны күрсәтелгән счетларга күчерә. 

Икенче көнне аферистлар иргә янә шалтырата. “Хокук саклау органнары хезмәткәре” аңа кредитка тагын бер заявка ачылган һәм шундый ук схема буенча эш итәргә кирәк дип хәбәр итә. Шул рәвешле, ир яңадан 2 миллион сум күләмендә кредит рәсмиләштерә, соңыннан аны шулай ук аферистлар счетына күчерә.

Аннары ялган хезмәткәрләр “тагын бер кредитны тотып алу кирәклеге турында” хәбәр иттеләр. Уфалы ышана һәм яңадан 800 мең сумнан артык акча күчерә. Хәзер инде аферистлар хатынына да кредит рәсмиләштерергә тырышуларын әйтәләр. Әмма әңгәмә барышында хатын ирен алдаганнарын аңлый. Алар полициягә мөрәҗәгать итәләр. Ир аның белән телефон мошенниклары аралашуына ахырга кадәр ышанмый.

Полиция мошенникларның оста манипуляторлар булуын онытмаска чакыра. Әгәр сезгә янәсе дә хокук саклау органнарыннан, финанс оешмаларыннан шалтыратсалар, шул ук вакытта сезнең шәхси мәгълүматларыгызны әйтсәләр, трубканы куегыз һәм мәгълүматны ачыклау өчен рәсми телефон номерларына шалтыратыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләрен беркайчан да үтәмәгез, диләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсеннән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: