Башкортстанда яңгырлар күп яву сәбәпле, кайсыбер урыннарда уңыш юкка чыкты. Шуңа бәйле, республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тиешле боерыкны төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган.
Документка ярашлы, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең юкка чыгуына бәйле, Әбҗәлил, Архангель, Аскын, Авыргазы, Баймак, Бакалы, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Борай, Гафури, Дәүләкән, Дуван, Ярмәкәй, Зианчура, Зилаер, Иглин, Илеш, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Кыйгы, Краснокама, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Миякә, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Яңавыл районнары һәм Күмертау шәһәре территорияләрендәге хәл 2024 елның 11 июленнән 20 августына кадәр гадәттән тыш дип танылган. Гадәттән тыш хәл режимы 11 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Район һәм шәһәр хакимиятләренә, тармак оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре белән бергәләп, 5 сентябрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл хуҗалыгы культуралары һәлак булудан килгән зыянны һәм аларны гадәттән тыш хәл кертелгәнгә кадәр үстерү чыгымнарын раслый торган документлар җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: туфракның артык дымлануы аркасында авыл хуҗалыкларына 1,06 млрд сумлык зыян килде. Якынча 120,5 мең гектар мәйдандагы уңыш юкка чыкты.