Былтыр авыл хуҗалыкларын корылык сынаса, быел яңгырлар тыңгылык бирми. Басуларда уңыш күзгә күренеп юкка чыгып бара...
Әлегә Башкортстанда 120 мең гектардагы чәчүлекләр зыян күргән дип исәпләнә. Бу, хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләре белән әйткәндә, туфракның артык дымлануы аркасында чәчүлекләрнең өчтән бере юкка чыккан дигән сүз. Әлеге мәйданнарның 112 мең гектарында бөртекле һәм кузаклы культуралар үскән булган.
Быелгы яңгырлар аркасында төбәк аграрийларына килгән зыян күләме 1 миллиард сумнан артып киткән. Әлегә зыян турында мәгълүматны 33 муниципалитет кына биргән, калганнар бу атна эчендә тапшырырга тиеш. Димәк, бу сумма сизелерлек артачак.
Илшат Фазрахманов әйтүенчә, туфракның артык дымлануына бәйле 11 июльдән 11 сентябрьгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертү турында республика хөкүмәте карарының проекты әзерләнгән.
Әлегә республика игенчеләре ничек тә уңышны җыеп калырга тырыша. Уртача уңыш гектардан 30,4 центнер тәшкил итә. “Темплар әлегә бик акрын”, – диде министр.
Атна башына бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 6 проценты гына җыеп алынган иде. Уҗым ашлыгының өчтән бере җыелган, тагын өчтән бере һәлак булган, калган өлешен мөмкинлек булганда җыеп алу планлаштырыла.
Мал азыгы культуралары мәйданының 57 проценты чабылган. Печән күләменең – 55 проценты, сенажның 91 проценты әзерләнгән. Хәзер силос салу башлана. Терлекчелек өлкәсе мал азыгы белән тәэмин ителәчәк, диде Илшат Фазрахманов.
Исегездәдер, былтыр республика корылыктан интеккән иде – 93 мең гектардагы чәчүлекләр һәлак булды. Ул вакытта да зыян суммасы шулай ук 1 миллиард сумнан артып китте.
Бер начарның бер яхшысы дигәндәй, быел, яңгырлар күп яву сәбәпле, янгыннар проблемасы кимегән.
Янгыннар, шул исәптән табигый янгыннар буенча хәл тотрыклылану сәбәпле, Башкортстан территориясендә 19 августтан янгынга каршы махсус режим гамәлдән чыгарылды. Шул хактагы боерыкны төбәк хөкүмәтендә имзалаганнар.
Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, быел янгыннар саны, узган ел белән чагыштырганда, 95 процентка кимегән. Корылыклы елларда урман янгыннары зур зыян сала иде, быел бу уңайдан борчылыр урын юк. Алай да Кирилл Первов республика халкын янгын хәвефсезлеге таләпләрен истән чыгармаска, аларны үтәргә чакырды.