Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 август , 16:11

"Права"сыз гына җилдергән

Уфада битараф булмаган кеше хәбәре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучы водительне тоткарлаганнар. Ул ВАЗ-2112 водителе “права”сыз йөри, дип хәбәр итә. Юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре күп тә үтми  әлеге машина йөртүчене тоткарлый. Ул 19 яшьлек егет булып чыга.

Водительне  таныклыксыз йөргәне  һәм страховкасы булмаганы өчен административ җаваплылыкка тарттырганнар. Машинасын махсус стоянкага урнаштырганнар, дип хәбәр итә республиканңы баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Исегезгә төшерәбез, республика халкы юл хәрәкәте кагыйдәләрен  бозучыларга һәм алар фикеренчә хәвефле водительләргә дәүләт автоинспекциясенең чат-ботына @GIBDDRB_02bot. зарлана ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: