-13 °С
Болытлы
Яңавыл районының Комалак авылында 50 яшьлек ир-ат белән аның 47 яшьлек хатыны баз стеналарын монтажлы күбек белән җылытканнар. Алар күбекне төзелеш фены белән киптермәкче булганнар. Нәтиҗәдә базда янгын чыккан.
Янгынны бер чиләк су сибеп сүндергәннәр. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр янә ут чыкмасын дип, баз стеналарына су сипкән. Янгын мәйдан 5 кв м тәшкил иткән. Каза күргән ир белән хатынның йөзләре, куллары, янбашлары, ботлары пешкән.
Чыганак: gorobzor.ru