Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 август 2024, 11:41

Велосипед руле баланың корсагын тишеп кергән

Аңа ике сәгатьтән артык операция ясаганнар.

vk.com/dr.arakhmatullin
vk.com/dr.arakhmatullin

Башкортстанда 12 яшьлек малай велосипедта йөргәндә кинәт кенә транспорт чарасы белән идарә итә алмый башлый. Ул бик җайсыз егыла: велосипед руленың тоткасы малайның корсагына кадала. Өстәвенә, тотканың резинасы булмый. Нәтиҗәдә ул үсмерның корсагын тишеп керә.

“Малай үзаллы торып баса алган, ләкин эчтән чыккан тотка белән бергә эчәклек эвентрациясе (эчке органнар элмәкләре тышка чыгу) булган”, – ди республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Малайны Республика балалар клиник дәваханәсенә алып киләләр. Биредә хирурглар аңа ашыгыч рәвештә операция ясый. Операция ике сәгатьтән артык дәвам итә. Әлеге вакытта малай дәваханәнең хирургия бүлегендә дәвалана һәм үзен яхшы хис итә – аның тормышына берни дә янамый, диләр табиаблар.

“Хөрмәтле әти-әниләр! Баланың сәламәтлеген саклау – безнең уртак бурыч. Балаларны җәрәхәтләнүләрне кисәтү нигезләренә өйрәтегез”, – дип мөрәҗәгать иткән Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: