Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август 2024, 19:04

“Юлларның җимерелгән урыннарын тәртипкә китерергә кирәк”

Көчле яңгырдан юллар юылды, күперләр җимерелде...

ufa-news.net
ufa-news.net

Республика яңгырлардан зыян күргән автомобиль юлларын төзекләндерүгә өстәмә акча бүләчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Транспорт сәгате”ндә әйтелде.

Билгеле булуынча, озакка сузылган коеп яуган яңгырлар аркасында елгаларда су күтәрелде. Нәтиҗәдә, төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова сүзләренчә, Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зилаер, Салават һәм Учалы районнары территориясендә 22 чакрымнан артык автомобиль юлы һәм 26 күпер су астында калган һәм өлешчә җимерелгән.

Киңәшмәдә юл участокларын һәм күперләрне ремонтлау өчен өстәмә рәвештә 123,7 млн сум кирәклеге каралды. Акчалар муниципалитетларга якын арада килә башлаячак.

Төбәк җитәкчесе һава торышы яхшыру белән кичекмәстән ремонт эшләрен башларга кушты.

– Хәлне контрольдә тотарга кирәк. Чираттагы оператив киңәшмәдә районнарда бу эшнең ничек башкарылуы турында сөйләшәчәкбез. Трассаларның җимерелгән участокларын тәртипкә китерергә кирәк, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: