Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август , 16:19

Көймәгезне әзер тотыгыз

Шулай диләр белгечләр өйләре су басу зонасында булганнарга. 

gorobzor.ru
gorobzor.ru

Башкортстанда яңгырлар дәвам итәчәк.

Өегез су басу зонасында булса, көймәгезне әзер тотыгыз һәм су дәрәҗәсен “Ташу 2.0” мәгълүмат системасы ярдәмендә күзәтегез. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының мониторинг системасы һәркем өчен ачык: https://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB#

Республикада озакка сузылган койма яңгырлар аркасында килеп туган хәл турында Башкортстан белән идарә итү үзәгеннән “Сәлам” тапшыруында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәткәре Ленария Ямалетдинова сөйләде.

Республиканың тау һәм дала елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелде, Басутамак авылы янында Инҗәр елгасы – 68, Салават шәһәрендә Агыйдел елгасы 35 сантиметрга күтәрелде. Су янә бер метрдан ашу күтәрелсә генә елганың ярдан чыгуы мөмкин, шуңа борчылырга сәбәп юк. Әммә сулыкларга якын яшәүчеләргә белгечләр документларның һәм мөлкәтнең иминлеген хәстәрләргә киңәш итә.

Яңгырлы һава һәм тыныч ау яратучыларга коткаручылар урындагы картаны алдан өйрәнергә, һәм якыннарыгызны нинди урманга гөмбә җыярга баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында искәртергә киңәш итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: