Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август 2024, 18:20

Гөмбә җыям дип, көймәсез торып кала язган

Шулай да була икән. 

https://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru

Кичә, 14 августта, Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Павловка сусаклагычында 34 яшьлек иргә ярдәм иткән.

Эш болай була: ир үз көймәсендә йөзгән һәм яр буенда гөмбә җыярга туктаган. Әмма урманнан чыкканда көймәсе урынында булмаган. Бак дисәң, ир гөмбә җыйган арада аның көймәсе йөзеп киткән.

Ярый, бәхетенә, якында коткаручылар булган. Алар сулыкның аргы ярында ярдәм сораган ир-атны күрәләр. Коткаручылар аны икенче ярга чыгаралар. Соңрак алар агым буенча бераз түбәнрәк ирнең көймәсен дә табалар һәм хуҗасына тапшыралар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: