12 августта М-7 трассасында Яр Чаллы янында кеше үлемнәренә китергән авария була. “Форд” водителе каршы як полосага “очып” чыга һәм “Ситрак” фурасына бәрелә...
Җиңел машинада Салават районыннан ике гаилә була. Алар Мәскәүдән өйләренә кайтып барган дип яза “Салават җирендә” басмасы. Авариядә Гусевка авылыннан 42 яшьлек Сергей Чертов һәм хатының әнисе, озак еллар социаль хезмәткәр булып эшләгән Любовь Юдина һәлак була.
Водительнең хатыны җитди җәрәхәтләр алга, әле дәваханәдә ята. Аларның җиде айлык баласы да җитди зыян күрә, ул – реанимациядә. Алда утырган өлкән уллары бик куркыныч булмаган җәрәхәтләр ала.
Татарстан дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, җиңел автомобиль руль артындагы водитель йоклап киткән булырга мөмкин.