Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 август , 12:48

Стәрлетамакта күп катлы йортта ни сәбәпле газ шартлаганы билгеле

Фатир хуҗалары газ плитәсен пешерү панеленә үзаллы алмаштырган, ди...

srgazeta.ru
Фото:srgazeta.ru

 Башкортстанның Хезмәт инспекциясе  Стәрлетамакта  күп катлы йортта газ шартлау сәбәбен атады. Исегезгә төшерәбез, 2 июльдә булган вакыйга нәтиҗәсендә  күп катлы йорт фатирлары хуҗалары һәм  ике слесарь каза күрде, бер кеше һәлак булды.

Бу көнне газ оешмасының ике авария-тергезү эшләре  слесаре  Артем урамындагы күп катлы йортка “17нче фатирда газ исе” заявкасын үтәү буенча килгәннәр. Подъездга керү белән алар  ис юкмы икәнен тикшергән. Соңыннан алар  бишенче каттагы 17нче фатирга кергән, әмма анда бернинди газ исе чыганагын  ачыкламаган.

Шулай да газ исе булган. Слесарьлар бригадасы газ стоягын прессларга уйлаган. Слесарьларның берсе кранны япкан һәм  газны сүндерәчәкләре  турында кисәтер өчен фатирларны йөреп чыккан. Пресслауга керешкәч, кайдадыр газ чыгып ятканлыгы ачыклана. Йортта яшәүчеләрнең мессенджердагы чатында  газ җиһазларын тикшерер өчен барлык фатирларга кертүне үтенгәннәр.  

“Газ оешмасы хезмәткәрләре  газ исе нык килгән 5нче фатир хуҗасының кайтуын тышта машина янында көтеп торганнар. Фатир хуҗасы кайткан. Слесарьлар аның белән бергә  икенче катка менгән, хуҗабикә фатир ишеген ачкач, шартлау яңгыраган. 57 һәм 26 яшьтәге ике  слесарь да икенче һәм өченче дәрәҗәдәге авырлыкта пешүләр алган”, – диләр Хезмәт инспекциясендә.

Соңрак бишенче фатирның аш-су бүлмәсендә  җиһазга беркетелә торган пешерү панеле урнаштырылуы ачыклана. Панель конфоркасының тоткасы  “ачык” хәлдә булган, газ краны да шулай ук. Йомшак шлангны тикшергәндә, аның пешерү панеле белән тоташтырылмавы билгеле була ягъни шланг белән панельне тоташтыра торган втулка ватылган булган.

“Соңгы тапкыр фатир эчендәге газ корылмаларына 2022 елның ноябрендә  техник хезмәтләндерү үткәрелгән. Әмма ул вакытта бөтенләй икенче газ плитәсен тикшергәннәр, соңрак фатир хуҗалары, газ белән куллану кагыйдәләрен тупас бозып,  аны үзаллы  яңа пешерү панеленә алмаштырганнар, – диләр төбәктәге Хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре. – Плитәне йортта газ корылмаларына техник хезмәтләндерү  өчен җавап биргән оешма урнаштырырга тиеш. Шулай итеп, ачыкланмаган кешеләр тарафыннан газ плитәсен кагыйдәләрне бозып, үзаллы алмаштыру  пешерү өслегенә сыгылмалы шланг тоташтырылган урында герметизация бетүгә,  газның куркыныч концентрациясе барлыкка килүгә  һәм аннан соңгы шартлауга сәбәпче була”.  

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: