Быелгы яңгыр чама дигән хисне югалтты булса кирәк: килә дә ява, килә дә ява. Үскән игенне җыеп алырга да мөмкинлек юк.
– Йөк автомобильләре басуларга керә алмый инде. Туфрак нык дымлы, – диде бүген оператив киңәшмәдә хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Шуңа бу атнада Башкортстанда туфракның артык дымлануы аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертү планлаштырыла.
– Әле документлар әзерлибез. Бу атнада төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында документларны тапшырачакбыз, – диде аграр ведомство җитәкчесе. Аның аңлатуынча, бу агрокредитларны озайту, ташламалы лизинг һәм страховка компанияләре белән эшләү өчен кирәк.
– Бүген Башкортстан аграрийлары аномаль климат шартларында терлек азыгы әзерлиләр һәм бөртекле культуралар җыя, – диде Илшат Илдус улы. – Әлегә бөртекле һәм кузаклы культураларның 5 проценты җыелган, 7 проценты чаптырылган. Гомумән алганда, 350 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Уңдырышлылык гектардан 31,7 центнер тәшкил итә. Аның әйтүенчә, уңыш җыюда Стәрлетамак, Авыргазы һәм Дәүләкән районнары лидер булып тора.
Моннан тыш, уҗым культураларын җыю дәвам итә. Көздән чәчелгәннәрнең уңдырышлылыгы гектардан 32 центнер чыга.
Шулай ук мал азыгы әзерләү дә дәвам итә. Әлегә еллык ихтыяҗның 50 проценты әзерләнгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл халкына урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауларын теләде.
– Әлегә без хәлне драмага әйләндермибез. Гадәттән тыш хәлне игълан итәбез, әмма барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез, – диде ул.