-13 °С
Болытлы
Сибайда прокуратура 17 яшьлек кызның автомәктәптә шөгыльләнгән вакытта пешү очрагы буенча тикшерү оештырган. Бу хакта БР Пркуратурасының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Әлегә билгеле булуынча, 7 август көнне автодромда машина йөртергә өйрәнгән вакытта курсант кыз идарә иткән “Лада Калина” укыту автомобиленең суыту системасы шлангы шартлаган. Нәтиҗәдә балигъ булмаган кыз пешкән.
“Үсмернең сәламәтлегенә авыр зыян килгән, ул Уфа дәваханәсенә озатылган”, – диелә прокуратура хәбәрендә.
Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru