Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 август , 19:23

Плитәгә ризык җылытырга куеп, йоклап киткәннәр

Ут ялкыны санаулы минутлар эчендә аш бүлмәсен ялмап алган.

Плитәгә ризык җылытырга куеп, йоклап киткәннәр
Плитәгә ризык җылытырга куеп, йоклап киткәннәр

Уфаның Сипайлово бистәсендәге Маршал Жуков урамында аянычлы хәл булган. Күпкатлы йортның беренче катында яшәүчеләрнең аш бүлмәсендә янган чыккан. 

Янгын сүндерүчеләр килгәч, фатирга бәреп кергәннәр, төтен эченнән ир-ат белән хатын-кызны чыгарганнар. 6 квадрат метр мәйданда чыккан янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр.

Янгын сүндерүчеләр шулай ук өске катта яшәүче 3 кешене коткарган һәм тагын 15 кешене чыгарганнар, чөнки төтен ярыклардан өске фатирларга кергән.

Ут чыгуның сәбәбе билгеле булган - фатир хуҗалары ризыкны плитәгә җылытырга куеп, йоклап киткәннәр, - дип хәбәр итә республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: