Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 август 2024, 10:37

Өч көн урманда адашып йөргән хатын ничек исән калган?

Урманга гөмбә җыярга килгән Татьяна Мөхәммәтова 7 сәгать үтүгә ире белән машина янында очрашырга сүз  куешкан. 

Андрей Иванюта/vk.com
Фото:Андрей Иванюта/vk.com

Шушы көннәрдә Белорет районында хәбәрсез югалган 65 яшьлек Татьяна Мөхәммәтованы эзләүләр уңышлы тәмамланды. Аны өч тәүлекккә якын эзләүләре турында үзенең социаль челтәрләрендә хакимият башлыгы Андрей Иванюта хәбәр иткән.

Андрей Иванюта сүзләренчә, 5 августта махсус хезмәтләргә бер ир мөрәҗәгать иткән. Ул хатыны белән Азналы авылы тирәсендә гөмбә җыйган. Хатыны белән 7 сәгатьтән машина янында очрашырга сүз куешканнар, әмма билгеләнгән вакытка хатыны әйләнеп килмәгән. Үзе белән  мобиль телефоны да, эчәр су да, бер тәгам ризык та булмаган. Ир белән хатын озак еллар шушы тирәдә гөмбә җыйган, шуңа бу урыннар аларга таныш булган.

Оператив рәвештә БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре, кинологлар, Уфа һәм Магнитогорск волонтерлары, җирле халык  – барлыгы берничә дистә кеше катнашлагында  эзләүләр оештырылган.

“Югалган хатын 7 август кичендә маллар көтүе тавышы ишеткән һәм шул тавышка чыга алган, аны Әҗекәй авылыннан 3,5 км ераклыкта көтүче Таһир Мостафин тапкан. Хатынның хәле каәнгатьләнерлек булган. Көтүче үзенең хатынына шалтыраткан, ул, коткаручыларны чакырып, шушы урынга озаткан. Коткаручылар Татьяна Мөхәммәтованы ашыгыч ярдәм машинасына кадәр озаткан”, – дип яза Андрей Иванюта.

Медиклар аны карагач, өйгә кайтарганнар. Татьяна ханым сүзләренчә, адашуын ул үзе дә сизми калган.  

“Бу урманга мин инде 15 еллап гөмбә җыярга йөрим. Әмма бу юлы ничектер мавыгып киткәнмен, бераздан бу урыннарны белмәвем ачыкланды. Урманда адашып йөргәннән соң сазлыкка барып чыктым, инде караңгы төшә башлады, арытаба атлау куркыныч иде. Нәтиҗәдә каен агачына менеп төн кундым, урманда бит әле кыргый җәнлекләр дә бар. Үзем белгән җиләкләрне ашап тукландым, суны яңгырдан соң җыелган күлләвекләрдән эчтем”, – дип Татьяна ханымның сүзләрен китерәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча  дәүләт комитетында.

Андрей Иванюта сүзләренчә, Татьяна ханымга урманда исән калырга могҗиза ярдәм иткән, моны башкача аңлатып булмый.

Шушы өч көн дәвамында ул юлны табарга тырышкан, хәтта еракта аны эзләгән  кешеләрне дә күргән, әмма алар ишетерлек кычкырырга яисә яннарына барып җитәргә көче җитмәгән. Җиләкләр белән тукланган, чык суы эчкән, ауган агачларда кунган һәм бирешмәгән, паникага  бирелмәгән, атлавын дәвам иткән. Өченче көнне бит инде коткаручылар урманда югалган кешенең гәүдәсен эзли, гадәттә аның исән калуына өмет аз була”, – ди ул.

Район хакимияте башлыгы югалган хатынны эзләүдә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Чыганак: bashinform.ru

Андрей Иванюта/vk.com
Фото:Андрей Иванюта/vk.com
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: