5 август көнне махсус хезмәтләргә Белорет районының Азналы авылы тирәсендә 1959 елгы хатын-кызның югалуы турында хәбәр итәләр. Аның ире сөйләвенчә, алар бергә гөмбә җыйган, әмма кайсыдыр бер мизгелдә ул хатынын күздән югалткан.
“Оператив рәвештә полиция, кинологлар, Гадәттән тыш хәлләр комитеты коткаручылары, җирле халык катнашлыгында эзләүләр оештырыла. Югалган хатынны өч көн эзлиләр. Кичә кичен генә көтүче урманда аны таба”, – диләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Хатынның хәле канәгатьләнерлек булган. Медиклар аңа тиешле ярдәмне урында ук күрсәткән.
Чыганак: bashinform.ru