Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 август 2024, 20:45

Белорет районында салда йөзгәндә умыртка сөяген сындырган

Менә сиңа экстрим!

БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Белорет районында Габдүк авылыннан 1,5 км ераклыкта Инзәр елгасында туристлар төркеме салда йөзгән. Тукталыш оештырган вакытта төркемдәге бер ир җәрәхәтләнгән. Дөрес булса, ул, агачтан егылып, умыртка сөяген сындырган дип фаразлана.

Йөрү катлаулы булган урынга медицина бригадасы белән оператив төркем килгән. Каза күргән ирне эвакуацияләгәннәр, аны уртача авырлыктагы хәлдә дәваханәгә илткәннәр.

“31 кешедән торган төркем 5 салда йөзгән, туристлар арасында 2 бала да булган. Әйткәндәй, маршрутка чыгар алдыннан туристик төркем Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында   теркәлү узмаган”, – диләр ведомствода.

Туристик маршрутларга чыкканда көтелмәгән хаталар ясамас һәм бәла-казага юлыкмас өчен сылтама аша теркәлергә кирәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Белорет районында салда йөзгәндә умыртка сөяген сындырган
Белорет районында салда йөзгәндә умыртка сөяген сындырган
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: