Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 август , 00:45

Кушнаренко районында фермерның меңләгән кош-корты янган

Янгын сәбәбе нидә икән?

БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Кушнаренко районының Мәмәк авылында  чыккан янгында меңләгән кош-корт тончыккан. Шәхси кошчылык фермасы хуҗасы сүзләренчә,  ул барлыгы 3 меңгә якын  үрдәкләр, казлар һәм тавыклар асраган. Аларның өчтән бер өлеше янган, калганнары чыгып йөгергән. Янгын  150 кв м  такта каралты-курага зыян салган. Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: