Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 август , 16:02

“Балаларны эзләгәндә һәр минут кадерле”

Шулай ди “Барс” эзләү-коткару отряды җитәкчесе Олеся Пышкина.

https://vk.com/idpanterra_bars
https://vk.com/idpanterra_bars

Ни кызганыч, көн саен диярлек кешеләр югалуы турында ишетеп торабыз. Һәм аларны эзләүдә хокук саклаучылар, коткаручылар белән бергә волонтерларның да роле зур. Ә андый кешеләр – йөрәк кушуы буенча ярдәмгә ашыккан ирекмәннәр, тәүлекнең нинди вакытында да, үз эшен бер якка куеп, югалучыларны табарга ярдәм кулы сузучылар бездә күпме?

“Башкортстанда югалган кешеләрне эзләү үзәге” директоры һәм “БашРегионСпас” (“Барс”) ирекле эзләү-коткару отряды җитәкчесе Олеся Пышкина белән шул хакта, гомумән, кешеләр югалу, аларны эзләү проблемалары турында сөйләштек.

– Олеся Евгениевна, тәү чиратта шуны ачыклыйсы килә: югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнергә сезне нәрсә этәрде?

– Исегездәдер, 2016 елда ике кыз бала педофиллар кулыннан зыян күрде. Виолетта Токарчукны шул ук көнне таптылар, Яна Перчаткинаны эзләү бер ай дәвам итте. Шушы кызларның югалуы миңа нык тәэсир итте. Аларны эзләүдә ярдәм кулы сузасым килде. Ләкин ул вакытта декретта идем, ике кечкенә бала белән эзләү эшләренә кушыла алмадым. Шулвакыт өйдән ярдәм итәргә мөмкин дигән белдерүне күрдем. Ул – мәгълүмати координацияләү, ягъни мәгълүмат җыю эше. Шулай итеп югалган кешеләрне эзләү буенча дәваханәләргә шалтырату белән шөгыльләнә башладым. Аннары инде бу эшкә ныклы кереп киттем.

– Сезнең оешмага югалган кешеләр турында кем хәбәр итә? Хокук саклау органнары белән бәйләнеш бармы?

– Күп очракта кеше югалуы турында гариза бирүчеләр үзләре яки туганнары шалтырата. Безнең социаль челтәрләрдә төркемнәребез бар, аның аша мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук заявкалар112 системасыннан, төгәлрәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан яки Эчке эшләр министрлыгыннан килә. Безнең полиция, Тикшерү комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән килешүләр төзелгән. Без кешеләрне бергә эзлибез.

– Хәбәр килү белән үк эзләүгә чыгып китәсезме?

– Гадәттә, башта мәгълүмат җыябыз. Чөнки еш кына шулай була: гаризада кеше бүген югалган диелергә мөмкин, чынлыкта ул 4 көн элек югалган һәм бу хакта бары бүген генә белгәннәр. Ә бүген генә югалган кеше белән берничә көн элек югалганнарны эзләү алымнары аерыла. Бердәнбер искәрмә – балалар. Кечкенә бала югалуы турында заявка булганда, шунда ук чыгып китәбез, ә мәгълүматны юлда барганда, параллель рәвештә туплыйбыз. Балаларны эзләгәндә һәр минут кадерле.

– Сез республика буенча гына эзлисезме?

– Әйе, эзләү географиясе – Башкортстан республикасы. Әмма безнең күрше төбәкләрдәге отрядлар белән элемтә бар. Әгәр дә аларда, Ходай күрсәтмәсен, әлбәттә, ниндидер бик катлаулы хәл булса, ярдәмгә барабыз.

Кызганыч, югалган кешеләрнең барысы да тере табылмый... Психологик яктан волонтерларны әзерлисезме?

– Әлбәттә. Әгәр дә кешене тере килеш табуга шик бар икән, мәсәлән, батып үлгән кешене эзләгәндә яки югалыр алдыннан кешенең үз-үзенә кул салу турында уйлары булганда координаторлар ирекмәннәрне алдан ук кисәтә. Әгәр кемдер мондый очракка әзер булмаса, “зинһар, штабта яки өйдә калыгыз, эзләүгә чыкмагыз” дип әйтәләр. Чөнки, чыннан да, волонтерларның кайсыберләре өчен үлгән кешене эзләү һәм табу бик авыр бирелә.

 – Рухи яктан күбрәк хатын-кызлар авыр кичерәдер, мөгаен...

– Алай димәс идем. Ирләргә дә авыр була. Дүртөйле районында бер яшьлек Тимур Хәбировны эзләгәннәре исегездәдер. Аны әнисе депрессия хәлендә үтергән... Тимурны эзләгәндә хәтта ирләр дә елады. Бу бик авыр эзләү булды, иң авырларның берсе булгандыр, мөгаен. Әлеге вакыйганы искә төшергәч,  шуны да әйтәсе килә: бала тапканнан соң, хатын-кызда депрессия проблемасы бар. Ә бит моңа ышанмаучылар да җитәрлек, күбесенчә ир-атлар ышанмый, хатын-кызлар аны уйлап чыгара дип әйтәләр. Әмма мондый депрессия, кызганычка каршы, кайсыбердә бик күңелсез хәлләргә китереп җиткерә. Шуңа кешеләр бала тапкан якыннарына игътибарлы булсын иде. Әгәр шикле билгеләр сизелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә оялырга кирәкми. Аның өчен беркем дә ана кешене психиатрия дәваханәсенә япмый, исәпкә куймый. Ә мондый чакта табиб ярдәме бик кирәк.  

– Районнарга чыкканда урындагы халык ярдәм итәме?

– Төрлечә була. Кайсыбер авылга барасың, бөтен халык эзләшә. Әмма бар шундый авыллар – берәү дә ярдәмгә килми. Ә урында яшәүчеләрнең эзләшүе – зур ярдәм. Чөнки алар әйләнә-тирәне яхшы белә. Әйтик, бәлки, кайдадыр ташландык умарталык бардыр, ә картада ул күрсәтелмәгән.

– Кемнәр күбрәк югала: өлкәннәрме, әллә балалармы?

– Ни гаҗәп, соңгы ике елда статистика үзгәрде: элек хәтерсезлек һәм башка картлык чирләре аркасында күбрәк өлкәннәр югалса, хәзер яшүсмерләр күбрәк югала башлады. Бүген карт кешеләрнең телефоннары, махсус сәгатьләре бар, бәлки, шуңа да аларны, өйдән чыгып киткән очракта, туганнары тизрәк табадыр. 

– Югалган кешеләрнең якынча күпмесе табыла?

– 80-90 процент очракта уңышлы тәмамлана. Кайсыбер айларда бу сан күбрәк тә була.

– Мөгаен, иң рәхәт мизгел кешене табудыр? Алар сезне рәхмәтләргә коямы?

– Беләсезме, төрле очрак була. Әгәр кеше деменция хәлендә икән, ул аны эзләгәннәрен аңламаска да мөмкин. Үсмерләрнең күбесе аларны табуларына бөтенләй канәгать түгел әле.

– Димәк, төрле очракларга әзер булырга кирәк.

– Әйе. Шуңа координатор белән төркем җитәкчеләрен укытырга, әзерләргә кирәк. Аннары, эзләү алымнарын да белергә кирәк. Әйтик, бәләкәй балаларны эзләгәндә хатын-кызлар гына кычкырып эзли, чөнки сабый ир-ат тавышыннан куркырга һәм тагын да ераграк качарга мөмкин. Ә кайсыбер балалар, киресенчә, хатын-кыз тавышыннан курка: мәсәлән, сәламәтлеге чикле яки әтисе генә тәрбияләгән булса. Андыйлар хатын-кызлар тавышына җавап бирмәячәк.

– Волонтерларга килгәндә, яшьләр күпме, әллә өлкәннәрме?

– Төрле яшьтәгеләр бар. Иң өлкәннәренә 60 яшь чамасы. Иң яшь волонтерлар мәктәптә укый, 14 яшьлекләр дә бар. Алар безгә башлыча читтән торып ярдәм итәләр. Ә эзләү эшләренә 18 яшьтән генә алабыз. Алар безгә зур канәгатьлек белән кушыла, өстәвенә без аларга “волонтерлык сәгатьләре” язабыз. Бу аларга уку йортына кергәндә баллар өсти.

– Волонтерлар җитәме?

– Дөресен әйтәм, безгә волонтерлар һәрвакыт диярлек җитми. Бигрәк тә эзләү төркеме башлыгы һәм эзләү-коткару эшләре координаторлары кирәк. Әле эзләүләргә чыгучы волонтерлар саны – йөз тирәсе. Читтән торып эшләүчеләрне дә исәпләгәндә 150 кеше буладыр. Шунысын да әйтәргә кирәк: балаларны эзләүгә бик күпләр килә, ә өлкәннәрне эзләүгә алай ук түгел. Әмма безнең бурыч – һәр кешене табу. Отрядлар эзләргә чыкканда 2-5 кешедән торган төркемнәргә бүленә. Һәр төркемнең җитәкчесе була. Ул хәвефсезлек өчен җавап бирә, ничек эзләргә, кешене тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белә. Чөнки югалган кеше төрле хәлдә булырга мөмкин. Шуңа аңа беренче ярдәм, психологик ярдәм күрсәтә белергә дә кирәк. Ә координатор бар эзләү процессын оештыра. Координатор булып эшләү – ул җаваплылык кына түгел, ә рухи яктан да нык авыр йөкләмә.

– Волонтерларны әзерләү өчен штатта психолог бармы?

– Безнең штатта психолог юк. Әгәр берәрсе безгә ярдәм итәргә теләсә, бик шат булыр идек. Әлбәттә, ул ирекле башлангычларда эшләячәк, чөнки без барыбыз да – волонтерлар, безнең отрядта беркем дә акча алмый.

– Республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар бармы?

– Республика Башлыгы Радий Хәбиров җәмәгать оешмалары эше белән һәрчак кызыксына. Кешеләрне эзләү проблемасы аны битараф калдырмый. Язын Уфада ике малай югалгач та, шәхсән үзе килеп, эш барышы белән танышты. Эзләүне туктатмаска кушты. Малайларның берсен бүген дә эзлиләр. Шунысын әйтер идем: безнең республикада Башлыкның “муниципалитетларга эзләүчеләрне урын, штаб белән тәэмин итәргә” дигән фәрманы бар. Мондый карар күп төбәкләрдә юк. Гәмумән, Радий Фәрит улы республиканы җитәкли башлагач, иҗтимагый оешмаларга, яшьләргә, волонтерларга игътибар нык артты. Киләчәктә эзләүләргә кушылырга теләүче волонтерларыбыз саны да артыр дигән ышанычта калабыз.

 

Ярдәм янәшә

“Башкортстанда югалган кешеләрне эзләү үзәге” оешмасы 2022 елда, Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында катнашып, “Ярдәм янәшә 2.0” проекты белән җиңеп чыккан иде. Ә быел аларның “Ярдәм якында-ПРОФИ” проекты җиңүчеләр исемлегенә кергән.

“Ярдәм янәшә 2.0” проектын грант ярдәмендә гамәлгә ашыру барышында зур эшләр башкаруга ирештек, ди Олеся Пышкина. Аның әйтүенчә, яшьләрне ирекле эзләү-коткару эшенә җәлеп итү өчен шартлар тудырылган: корылмалар сатып алынган, укыту алымнары һәм программасы эшләнгән. Уку нәтиҗәсендә алынган барлык белем һәм күнекмәләр реаль эзләү мохитендә ныгытылган һәм сыналган. Күп кенә волонтерлар уку барышында югалган кешеләрне эзләүдә катнашкан һәм эзләү-коткару отрядына кушылганнар, әле дә даими ярдәм итеп торалар.

Ә “Ярдәм якында-ПРОФИ” проектының төп максаты – төркем җитәкчеләрен һәм координаторларны укыту, әзерләү. Бу бурычны башкарып чыгуда да грант зур ярдәм булачак, диде әңгәмәдәшем.

Әйткәндәй, Башкортстан Республикасы Башлыгының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән грантлары Радий Хәбиров Указы белән 2019 елда булдырылды. Бу Грантлар фонды төбәктәге социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный. 2020-2024 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, тәкъдим ителгән 3692 гаризаның 745е хупланды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китә, аның 852,5 миллион сумы – республика бюджетыннан, 364,86 миллион сумы – Президент грантлары фондын финанслашу исәбеннән.

 “Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерцияле булмаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша”, – дигән иде Радий Хәбиров.

 

 

 

 

 

 

https://vk.com/idpanterra_bars
https://vk.com/albums-212111106
https://vk.com/albums-212111106
https://vk.com/idpanterra_bars
https://vk.com/idpanterra_bars
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: