Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 август , 09:31

Аюлар янә кешеләр янына чыккан

Туристлар куркышларыннан нишләргә дә белми. 

"С любовью, Шульган-таш", Vk видеосыннан скриншот.
Фото:"С любовью, Шульган-таш", Vk видеосыннан скриншот.

Башкортстанның “Шүлгән-Таш” дәүләт тыюлыгының музей-экскурсия комплексында хезмәткәрләр өчен аюлар артыннан күзәтү төне узган.

“Без кичен бирегә килдек һәм күзәтер өчен урын алдык. Күргәннәребез шаккатырды, аюлар күбрәк иде, өчтән дә ким түгел. Безнең алда катлаулы мәсьәлә тора – аюлар кешеләр алдында куркуларын югалтты, аларны куркыту вакытлыча гына нәтиҗә бирә. Соңыннан ерткычлар янә килә һәм кунак йортлары, каты калдыклар контейнерлары яисә бал корты умарталары янына юнәлә. Кыргый җәнлекләрнең әрсезлеге кунакларны һәм тыюлык хезмәткәрләрен куркыта, алар караңгыда биналардан чыгарга шүрли. Күптән түгел генә бер аю шушы территориядә чүп контейнерлары тирәсендә буталып йөргән, кунакханә хезмәткәрләренең котын алган. Икенче аю, чүп контейнерларын аударып, тыюлык территориясендә ризык эзләгән, корылмалардан 100 м ераклыктагы акланда йөргән. “Җинаять урыннары”н җентекләп өйрәнгәч, без яссы табанлыларның карбыз һәм кавын калдыкларын яратуларын аңладык, иң элек алар шуны эзли. Асфальтта аю ашап барган ләвәш валчыкларына да тап булдык”, – дип язган “Шүлгән-Таш” дәүләт тыюлыгы директоры Михаил Косарёв.

Түрә бу кискен мәсьәләне  район хакимияте һәм төбәкнең Аеруча саклана торган территорияләре дирекциясе хәл итәргә булышыр дип өметләнә, чөнки проблема уртак. 

P.S. Аюлар турындагы видеоны сылтама аша карарга мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: