Стәрлетамакта яшәүче 49 яшьлек хатын үзаллы янгын сүндергәндә төрле дәрәҗәдәге пешүләр алган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә. Янгын Кутузов урамында урнашкан ике катлы йортның аш-су бүлмәсендә чыккан. Тарттырылган түшәм янып киткән.
“Янгынны үзаллы сүндергәндә 49 яшьлек хатынның ботлары, йөзе пешкән. Аны Стәрлетамак шәһәр дәваханәсенең пешүләр бүлегенә салганнар. Хәле уртача авырлыкта”, – диләр коткаручылар.
Янгынны коткаручылар килгәнче үк сүндергәннәр. Сәбәбен МЧС дознавателе ачыклаячак.
Чыганак: bashinform.ru