Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 август 2024, 23:30

Стәрлетамакның "Авангард" заводында шартлаудан соң өч кеше һәлак булган

Завод оборона заказлары кысаларында эшләгән.

Стәрлетамакның “Авангард” заводы территориясендә шартлау яңгыраган. Өч кеше һәлак булган, дип хәбәр итәләр “Ростех” корпорациясендә.

Фаҗига “Рустех” подрядчы оешма хезмәткәрләре эшләгән цехта теркәлгән. Эшчеләр ялкынсыз кисү ысулы белән торбаларны демонтажлаганда кинәт ут чыккан. Бригададагыларның барысы да  пешеп, шунда ук һәлак булган. Цехның бинасын җимерергә әзерләгәннәр.  

Предприятиедә вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диләр. Стәрлетамактагы “Авангард” федераль казна предприятиесе  оборона заказы кысаларында эшли, реактив залп уты системалары өчен  комплектлаштыручы детальләр җитештерә. Махсус операция башлану белән заказлар күләме арткан, бу уңайдан  завод модернизация кичергән.

Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә өч кешенең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше РФ Җинаять Кодексының 217 маддәсенең 3 өлеше буенча кузгатылган (саксызлык аркасында хәвефле җитештерү объектларының сәнәгать хәвефсезлеге таләпләрен бозу  нәтиҗәсендә ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү), дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Чыганак: ufa.rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: