Республикада бер тәүлек эчендә берничә кеше югалган. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында сөйләүләренчә, 112 Системасына бу хакта өч хәбәр килгән.
Ярмәкәй районы Аксак авылында 77 яшьлек ир-ат гөмбә җыярга дип урманга киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Соңрак аны туганнары эзләп тапкан, ул медицина ярдәменә ул мохтаҗ булмаган.
Бөре районының Шәмсетдин авылында бер хатын-кыз югалган. Аны полиция хезмәткәрләре тапкан. Бәхеткә, ул да үзен яхшы хис итә.
Тәтешле районының Иске Күрдем авылында тагын бер хатын-кыз гөмбәгә дип урманга киткән дә кире кайтмаган. Аллаһка шөкер, бераздан ул үзе өйгә юлны тапкан. Медицина ярдәме таләп ителмәгән.
Җәй яңгырлы килү сәбәпле урманда гөмбә җыючылар саны артты. Урманга баручыларга иң элек шуны киңәш итәргә була: үзегез белән тулы зарядкалы телефон алырга онтмагыз. Истә калдырыгыз: телефоннар тотмаган очракта да коткаручыларга шалтыратып була.
Чыганак: bashinform.ru