Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 август , 14:50

Атна буе яңгыр явачак...

Бу яңгырлар тәмам үзәккә үтә инде.

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Күкнең төбе тишелгәнме – яңгыр һич туктарга җыеный, шикелле. Һәрхәлдә, синоптикларның фаразы буенча, бу атна буена яңгыр явачак.

Шуңа бәйле, коткаручылар һәрчак уяу тора. Башкортстан әлегә ике урын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә кала. Берсе – Уфаның Дим районында “Казарез” һәм “Альбатрос” бакчаларына илткән юлның су астында калуы, икенчесе – Бөрҗән районында Морадым авылына кергәндә тау битеннән тау массасының ишелүе.

Уфада урындагы халыкны ташу оештыру өчен Гражданнар яклавы идарәсе хезмәткәрләре кизү тора. Морадым-Иске Собхангул авылы автомобиль юлы тулысынча ачык, юл өслеген ныгыту дәвам итә, диләр коткару ведомствосында.

Сусаклагычларда су агызу һәм елгалардагы хәлләрне мониторинглау да дәвам итә. Нөгөш һәм Йомагуҗа сусаклагычларында коеп яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су агызу бераз арткан.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: