+16 °С
Болытлы
Транспортның нинди генә төре булмасын – автобусмы ул, поезд яисә самолетмы, ул ватылырга, сафтан чыгарга мөмкин.
Бүген шундый хәл булган - Мәскәү-Уфа самолетында икенче пилотның форточкасы чатнаган.
Инцидент Уфа халыкара аэропортында була. «Авиаинцидент» хәбәр итүенчә, пассажирларны төшереп, һава судносын телетрапка урнаштырганнан соң, икенче пилотның форточкасы ярылган. Самолетны төзәткәнче очудан читләштергәннәр.