Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 август , 12:50

12 кеше югалган...

Соңгы вакытта югалучылар саны арта.

Автор фотосы
Автор фотосы

Башкортстанда соңгы тәүлектә 12 кеше югалган.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында берничә очрак турында хәбәр иттеләр. Әйтик, Зилаер районының Кананикольское авылы янында делянканы карарга барганда өч ир-ат урманда югалган. Аларны эш бирүче тапкан, хезмәткәрләр медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

Краснокама районының Иске Уразай авылы янындагы урманда 1961нче һәм 1963нче елгы ике хатын-кыз югалган. Бәхеткә алар урманнан үзаллы чыга алган.

Учалы районы Абдулкасыйм авылы янында 75 яшьлек ир-ат югалган. Ул урманга гөмбәгә киткән һәм адашкан, шулай да йөри торгач, авылга кайтыр юлны тапкан.

Урманга барганда сак булырга кирәк шул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: