+1 °С
Ачык
Республикада бүген иртән махсус хезмәтләргә Уфа районы Булгак авылының Мәктәп урамында урнашкан йорт ихатасында җир убылуы турында хәбәр иткәннәр. Җир кичә ук убыла башлаган, бүген исә чокыр шактый зурайган, аның киңлеге 10 м тәшкил итә, тирәнлеге – 8 м чамасы.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, җир убылган урын каралты-курадан – 20 м, торак йортлардан 50 м ераклыкта урнашкан.
Вакыйга - махсус хезмәтләр контролендә.
Чыганак: bashinform.ru