Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 июль , 10:46

“Улым, игътибарлырак булырга кирәк!”

Уфаның ДАИсеннән.
Фото:Уфаның ДАИсеннән.

Уфада өлкән яшьтәге  хатынны бәрдереп, авария урыныннан качкан машина йөртүчене тоткарлаганнар. Башкаланың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә,  шушы көннәрдә Минһаҗев белән Октябрьнең 50 еллыгы урамы киселешендә “Шевроле Авео” руле артындагы водитель  светофорның рөхсәт ителгән сигналына  юл аша чыккан 87 яшьлек хатынны бәрдерә.

Пенсионер хатын үзаллы дәваханәгә мөрәҗәгать итә, табиблар аның төрле тән җәрәхәтләрен диагностикалый. Машина йөртүче вакыйга урыныннан киткән.

“Мин әбекәйне күрмәдем. Аны җиңелчә бәрдергәч, машинаны “аварийка”га куеп салоннан чыктым, янына килеп, үзен ничек хис итүен сорадым. Аның алдында гафу үтендем. Ул: “Улым, игътибарлырак булырга кирәк!” –диде. Мин аны дәваханәгә илтеп куярга тәкъдим иттем, ул баш тартты. “Берни кирәкми, улым, берни кирәкми!” – диде. Мин аңа финанс ярдәм тәкъдим иттем, мең сум акча суздым. Тагын бер тапкыр гафу үтендем, аннары читкәрәк китеп, һушыма килер өчен тагын туктадым”, – дип сөйли авария ясаган ир.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре авариядә гаепле водительне тапканнар. Ул 1986 елгы ир булып чыккан. Суд аны бер елга  транспорт чаралары белән идарә итү  хокукыннан мәхрүм иткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: