Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 июль 2024, 13:08

Мопед белән мотоциклдагы үсмерләр, бәрелешеп, һәлак булган

Водитель таныклыгы булмаган балаларына ата-аналар нишләп матай һәм мопед сатып ала икән?

БР  Прокуратурасы
Фото:БР Прокуратурасы

Куергазы районында кичә кич балигъ булмаган ике водитель һәлак булган. Республиканың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, фаҗига кичә   Шабагыш авылының Тынычлык урамында төнге уникеләр тирәсендә теркәлгән. Racer мотоциклы белән Vento мопеды бәрелешкәннәр. Кызганычка каршы, авариядә 16 һәм 17 яшьлек ике водитель дә һәлак булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган 14 һәм 18 яшьтәге ике пассажир дәваханәгә озатылган.

Үсмерләрнең водитель таныклыгы булмавы билгеле.

“Ата-аналар! Балагызга югары хәвефкә транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт биреп, сез аңлы рәвештә аның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куясыз. Бу очрактагы кебек сезнең битарафлыгыгыз авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – дип өлкәннәргә мөрәҗәгать итте Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов. – Ата-аналарның шундый җиңел карашы аларга карата җаваплылык чараларын күрүне күз уңында тота”

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: