Бүген 17.00 сәгатькә 5 муниципаль берәмлектәге 6 хәл – контрольдә. Белорет районында – 8 йорт ихатасы, Караидел, Стәрлетамак районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә 3 автомобиль юлы су астында кала бирә. Йортларга су кермәгән.
Павловка сусаклагычына кушылдык арту сәбәпле, Караидел елгасында су дәрәҗәсе арткан.
Тәүлек эчендә су дәрәҗәсәнең максималь күтәрелү очраклары
-Иглин районының Иске Карашиде авылы тирәсендә Караидел елгасында күзәтелә, тәүлек эчендә су дәрәҗәсе күтәрелү +147 см тәшкил иткән, агымдагы дәрәҗәсе 413 см, елганың су баса торган болынга чыгуы 1084 см.
-Благовещен районының Ахлыстино авылында Караидел елгасында күзәтелә. Су дәрәҗәсе динамикасы тәүлек эчендә +145 см тәшкил иткән, агымдагы дәрәҗәсе 548 см, елганың су баса торган тугайга чыгуы 801 см.
-Благовещен районының Укман авылында Караидел елгасында күзәтелә. Су дәрәҗәсе тәүлек эчендә +143 см күтәрелгән, агымдагы дәрәҗәсе 509 см, елганың су баса торган тугайга чыгуы 756 см.
-Уфаның Шакша бистәсендә Караидел елгасында. Тәүлек эчендә су дәрәҗәсе +145 см тәшкил иткән, агымдагы дәрәҗәсе 366 см, елганың су баса торган тугайга чыгуы 830 см.
Шул ук вакытта Белорет районының Тирлән авылында Агыйдел елгасында су дәрәҗәсе 36 см.га кимегән, Мәләвез районының Мәләвез шәһәре тирәсендә дә Агыйдел елгасында су дәрәҗәсе 35 см.га кимегән.
Ситуацияне контрольдә тотабыз!
Начар һава шартлары саклану сәбәпле, республика халкын һәм кунакларын таулы җирләргә барудан тыелырга, шулай ук су объектлары янында булганда игътибарлы булырга чакырабыз.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.