Республикада коткаручылар Бөрҗән, Баймак һәм Белорет районнарында яңгыр явып су басулар белән бәйле дүрт гадәттән тыш хәлне контрольдән алды.
15 йортны су баскан Миңдегул авылында су киткән. Су баскан башка йортлар юк.
Учалы районында Уфадан килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең аэромобиль төркеме үз эшен дәвам итә.
“29 июльдә 9.00 сәгатькә күпләп яңгыр яву сәбәпле Әбҗәлил, Белорет, Куергазы, Салават, Учалы, Мәләвез һәм Бөрҗән районнарының 7 муниципаль берәмлегендә 47 йорт яны территориясен, 3 автомобиль юлын, 4 күперне су басу белән бәйле 22 гадәттән тыш хәл Баш идарә контролендә тора. Су басу хәвефе юк”, – диләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Елгаларның су дәрәҗәсен контрольдә тоту һәм мониторинглау өчен вакытлыча су постлары урнаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү тора. Башкортстан Гидрометеорология хезмәте идарәсе фаразына ярашлы республика территориясендә хәвефле һава торышы күренешләре көтелми. Оператив штаб тәүлек әйләнәсенә үз эшен дәвам итә. Ситуация – контрольдә.
Чыганак: bashinform.ru