+1 °С
Ачык
Белоретта 56 яшьлек ир-ат янган йорттан чыга алмаган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, төнлә икенче Станция урамындагы бүрәнә йортта янгын чыккан. Ялкын тиз арада барлык бүлмәләргә таралган һәм йорт хуҗасы аннан чыга алмый. Янгын нәтиҗәсендә Лада XRAY машинасы да зыян күрә.
“Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре янгыны сүндерү барышында һәлак булган ир-ат гәүдәсенә тап була. Янгын сәбәпләрен дознаватель ачыклый”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru