Волгоград өлкәсендә сәгатенә 65 чакрым белән китеп баручы поезд алдына "КамАЗ" машинасы килеп кергән. Машинист стоп-кранга баскан, әмма бәрелүдән сакланып кала алмаган.
Бу юл казасында яраланган кешеләр саны 140ка җиткән. Алар арасында — 30дан артыгы балалар. Имгәнүчеләрне Ашыгыч ярдәм машиналары белән якын-тирәдәге дәваханәләргә илткәннәр.
Сәбәбе - «КамАЗ» йөртүчесе юл йөрү кагыйдәләрен бозган. Поезд килүен күрә торып та, озак көтеп тормас өчен алданрак чыгып калырга тырышкан.
Машинист һәм водитель дә исән, аларны да дәваханәгә алып киткәннәр.
Чыганак : Лента.ру