Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 июль , 18:33

Бәла-каза уйламаган яктан килде

Җәй уртасында ташкын булыр дип кем уйлар?

Узган атнаның соңгы берничә көне республиканың кайсыбер районнары өчен зур сынауга әйләнде. Бигрәк тә Урал аръягы районнарында көчле яңгыр аркасында елгалар бер ярым-ике метрга күтәрелде, плотиналар, юллар юылды, ишегалларын су басты...

Бүген, 29 июльдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә табигать афәте салган каза нәтиҗәләрен бетерү турында сүз барды.

Гадәттән тыш хәлләр буенча республиканың дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов әйтүенчә, 15 июльдән 28 июльгә кадәр ике айлык нормадан күбрәк яңгыр яуган. Бу чорда 112 системасына 12 муниципалитеттан су басу турында 158 хәбәр килгән. Барлыгы 19 шәхси йортны, 240 ишегалдын, 10 автомобиль юлын, түбән урнашкан 8 күперне су баскан. Шулай ук 2 дамбадан су ташып аккан. Аеруча Әбҗәлил, Белорет һәм Учалы районнарында хәл катлаулы булды, диде Первов.

Коткаручылар муниципалитет хакимиятләре белән берлектә 96 кешене, шул исәптән 29 баланы эвакуацияләгән. Алар барысы да вакытлыча туганнарына урнашкан.

Халыкка ярдәм итү өчен Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетының һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең 73 хезмәткәре, шулай ук 32 берәмлек техника һәм 8 йөзү чарасы җәлеп ителгән.

Әле 8 муниципалитетта 22 хәл контрольдә кала. Әлеге районнарда барлыгы 47 йорт яны территориясен, өч автомобиль юлы участогын һәм дүрт түбән күперне су баскан. Учалы һәм Әбҗәлил районнарында ташкын булган ике дамбада өстәмә су агызулар оештырылган. “Шулай ук Чиләбе өлкәсендәге коллегалар белән берлектә Башкортстан чигендәге Драга күлендәге дамба ныгытылды”, – диде коткару ведомствосы җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, хәлләр үз урынына кайткач, белгечләр юл инфраструктурасын төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Радий Хәбиров яңгыр ташкыны нәтиҗәләрен тиз арада бетерергә кушты.

– Коткаручыларыбызга зур рәхмәт! Оешкан төстә эшләделәр. Муниципалитетлар, авыл җирлекләре башлыкларына хезмәтләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Халыкка сабырлыклары һәм түземлекләре өчен рәхмәт, – диде ул. – Хәзер су басудан соң барысын да тиз арада һәм нәтиҗәле итеп тергезергә кирәк. Юллар һәм күперләр буенча мөмкинлек булу белән эшкә тотыныгыз. Шәхси зыянга бәйле хәлне карагыз. Әгәр ниндидер гаиләгә ярдәм кирәк икән, һәр очрак буенча аерым эшләргә кирәк. Бу мәсьәләләрне сузарга ярамый. Монда хакимият үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтергә тиеш.

Әйткәндәй, июль аенда су басудан зыян күргән Урал аръягы районнары башлыклары Радий Хәбировка зыян күргән инфраструктураны тергезүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Республика Башлыгы хөкүмәткә ике атна эчендә эшләр исемлеген төзергә һәм финанслауны билгеләргә кушты.

Табигать үзенең көчен әледән-әле искәртеп тора. Моннан ары хәвефлесе була күрмәсен. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: