Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июль , 10:45

Болгарка аркасында кулсыз кала язган

Бәхеткә, табиблар ирнең кулын саклап калган.

https://health.bashkortostan.ru
https://health.bashkortostan.ru

Уфада табиблар болгарка белән җәрәхәтләнгән ир-атның кулын коткарган. Операцияне ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсендә эшләгәннәр, диләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

37 яшьлек ир-ат үзенең участогында болгарка белән эшләгәндә вакытта хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында кулын җәрәхәтли. Аны дәваханәгә ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Ул шактый кан югалту аркасында шок хәлендә булган.

“Хирурглар ашыгыч рәвештә операция ясый. Кан агымын тергезү өчен табиблар кан тамырлары протезы сыйфатында пациентның үз тире асты венасын кулланалар. Бу кулны кирәкле кан белән тәэмин итәргә һәм катлауланулар хәвефен киметергә мөмкинлек бирде” диләр ведомстводан.

Операция уңышлы үтә, табиблар пациентның кулын саклап калуга ирешәләр.

– Бу очрак куркыныч инструментлар белән эшләгәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртә, – диләр табиблар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: