Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июль , 09:18

Әбҗәлилдә юлны япканнар

Шаһитлар сүзләренчә, районда тәүлек дәвамында бертуктаусыз яңгыр ява. 

Әбҗәлилдә юлны япканнар
Әбҗәлилдә юлны япканнар

Төбәкнең Транспорт министрлыгы мәгълүматы буенча, бүген, 26 июльдә, 7.30 сәгатькә  Әбҗәлил районында совхозның Озёрное бүлеге – Кусим руднигы  гомум кулланылыштагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы участогында барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәт туктатылган.

Чикләүләр уңай булмаган табигать шартлары белән бәйле – анда тәүлектән артык вакыт дәвамында яңгырлар ява, су басмасын өчен эшләнелгән бу.

"Хәрәкәтне туктатуның якынча тәмамлану  вакыты — ремонт-торгызу эшләре тәмамланганнан соң", – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Әйткәндәй, әлеге яңгырлар аркасында “Юбилейный” карьерының эше туктатылган. 

Рыскуҗа авылы халкына  ул-бу була калса, эвакуациягә әзер торырга кушканнар. Бу хактагы скриншотлар социаль челтәрләрдә таралды. 

Яңгырлар бәла-казасыз узып китә күрсен инде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: