Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июль , 12:24

Кран угы аркасында водитель җәяүлене күрмәгән

Кызганычка каршы,  ул 75 яшьлек хатынны таптаган. 

Дуван районының Мәсәгуть авылының Коммунистик урамында  бүген иртән  кеше үлеменә китергән юл һәлакәте теркәлгән. Версияләрнең берсе буенча,  “Урал” кранының 47 яшьлек водителе светофорлы җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган хатынны күрмәгән һәм таптаган.

Авариядә 75 яшьлек хатын “ашыгыч ярдәм” килгәнче үлгән.

Шаһитлар сүзләренчә, авария вакытында  яшен сугу сәбәпле ватылган светофор сафта булмаган. Водитель аңлатуынча, кран угы аңа юлдагы хатынны күрергә комачаулаган.

Вакыйга урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр килгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: