Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июль , 22:37

Җиләк җыйганда базга егылып төшкән

Сынган аягы белән тагын күпме сызланып ятар иде әле, ярый телефоны янында булган. 

Җиләк җыйганда базга егылып төшкән
Җиләк җыйганда базга егылып төшкән

Кичә, 24 июльдә булган хәл. Салават шәһәрендә 75 яшьлек ир-ат ташландык бакчаларда җиләк җыеп йөргәндә өч метр тирәнлектәге ачык базга төшеп киткән. Бәхетенә күрә, кәрәзле телефоны кесәсендә булган, ул коткаручыларны ярдәмгә чакыра алган.

Пенсионерны чыгару ансат булмаган: егылып төшкәч, аның сул аягы сынган. Коткаручылар аны мендергәч, 400 метрга якын носилкада Ашыгыч ярдәм машинасына алып барганнар.

Бәла аяк астында шул. 

Чыганак: КП Уфа. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: