Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июль , 11:25

“Батып баручы кычкырмый...”

Саксызлык, игътибарсызлык яки  исерек килеш суга батып үлү очраклары  быел, кызганычка каршы, аеруча күп.

“Батып баручы кычкырмый...”
“Батып баручы кычкырмый...”

Саксызлык, игътибарсызлык яки  исерек килеш суга батып үлү очраклары  быел, кызганычка каршы, аеруча күп. “Кеше сездән берничә  метр  читтә генә батарга, ә сез моны сизмәскә мөмкинсез”, - дип исәпли  Уфа фән һәм технологияләр университеты резиденты, вузара кампус эксперты Алексей Елизарьев.

     Химия һәм гадәттән тыш хәлләрдә яклау институты директоры Алексей Елизарьев күп еллар дәвамында Бөтенрусия коткаручылары студентлар корпусының төбәк бүлеген җитәкли һәм елга-күлләрдә ял итүнең кайчак никадәр куркыныч булуын яхшы белә.

 - Чын тормышта кешеләр, күпләребез күз алдына китергәчә, кинодагы кебек  батмый. - ди ул -  Батып баручы кеше кычкырмый, кулларын болгамый, су өстенә суга-суга су чәчрәтми. Чынлыктагы хәл “батып баручының инстинктив реакциясе” дип атала һәм ул фильмдагы кадрларга бөтенләй охшамаган. Батып баручы бу вакытта калкавычны хәтерләтә. Ул башы белән су астына китә дә, яңадан калкып чыга. Һава сулап калырга тырышып, кулларын киң җәеп, гәүдәсен вертикаль хәлгә куярга тырыша. Мондый хәлдә ярдәмгә чакыру физик яктан мөмкин түгел. Шуңа күрә читтән күзәтүче  бу хәлләрне сизмәячәк тә. Батучының хәлен күреп, кискенлеген  аңлап, аңа ярдәмне бары тик әзерлекле коткаручы гына күрсәтә ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре безнең студент-коткаручыларны нәкъ менә шуңа өйрәтә.

    Яр буенда еш очрый торган иң зур ике проблема – балалар һәм аек булмаган өлкәннәр. Җәй башыннан алып Башкортстан сулыкларында 50дән артык кеше батып үлгән. Аларның күбесе – нәкъ менә югарыда телгә алынган балалар һәм салмыш зурлар. Шуңа күрә исерек хәлдә су керергә ярамый – кинәт салкын суга керү һәм координация бозылу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

    Су янында балалар  зур игътибар таләп итә – аларны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга  ярамый.

 - Махсус җиһазланган урыннарда гына су коеныргакиңәшитәм: рәсми пляжларның ярлары һәм су төбе ташлардан, агач тамырларыннан чистартылган, һәрвакыт коткаручылар ярдәменә исәп тотарга була.Уфада быел җиһазландырылган 10 пляж ачылды, – дип билгеләп үтте Алексей Елизарьев.

     Эксперт таныш булмаган урында суга чуммаска, буйларның аргы ягына йөзмәскә,  үтеп баручы судноларга, катерларга, көймәләргә, салларга якын йөзеп килмәскә һәм бигрәк тә алар астына чуммаска киңәш итте.

     Суда шаяруларга юл куймаска, кичке һәм төнге вакытта ялгыз йөзмәскә киңәш ителә – караңгыда  ориентацияне югалту җиңел. Аннары ярдан ерак йөзеп китү ихтималы да бар.

 - Бу катлаулыбулмаган кагыйдәләрнеүтәүҗәйгеялныңрәхәтлекләреннән тулысынча ләззәтләнергәярдәм итәчәк, - ди белгеч.

Фото: inkaraganda.kz

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: