Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 июль , 12:24

Ник мошенникларга ышанасыз?

Якыннарыгызны кисәтегез, мошенниклар корган тозакка капмасыннар!

Ник мошенникларга ышанасыз?
Ник мошенникларга ышанасыз?
Кызганычка каршы, мошенниклар Башкортстанда яшәүчеләрне алдауларын дәвам итә.  Соңгы тәүлекләрдә Эчке эшләр министрлыгының Дежур частена мошенниклыкның 23 очрагы турында мәгълүмат килгән. Зыян 6 миллион сум тәшкил иткән.
Стәрлетамак шәһәрендә 54 яшьлек ир-ат мошенниклар капканына эләгүе турында гариза язган.  Аңа берничә телефон номерыннан шалтыратканнар. Билгесез адәмнәр үзләрен кәрәз телефоны компаниясе хезмәткәрләре итеп танытканнар һәм абонент номерын озайтырга тәкъдим иткәннәр. Шуннан соң СМС буенча килгән кодны әйтергә кушканнар. Бу шалтыратудан соң икенчесе яңгырый. Бу юлы, имеш тә, "Госуслуга" хезмәткәрләре шалтырата. Аферистлар банкта яткан акчаларыңа куркыныч яный дип, акчаларын "хәвефсез" исәпкә күчерергә тәкъдим итәләр. 2 миллион сум акчаны банкомат аша күчерә һәм кредит акчаларыннан колак кага.  Вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклар шуңа охшаш схема буенча Благовещенск районында яшәүче 62 яшьлек хатынны 700 мең сумга алдамакчы булалар. Уяу пенсионер вакытында барысын да төшенә һәм шунда ук гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. 
Эчке эшләр министрлыгы уяу һәм сак булыгыз дип кисәтә. Код буенча килгән СМСны беркемгә әйтмәгез һәм билгесез кешеләргә ышанып акчаларыгызны күчермәгез. Якыннарыгызны кисәтегез, мошенниклар корган тозакка капмасыннар!
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: